Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сугыш кабатланмасын өчен, аның турында онытырга ярамый

Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларны искә алдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә тантаналы митинг Ленин паркында дәһшәтле сугыш елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Чарада катнашучы район үзәгенең белем бирү учреждениеләре укучыларына район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Бүген без һәлак булучыларны искә алабыз һәм аларга дан җырлыйбыз. Әмма ул куркыныч һәм канлы көннәр турында без, үткән еллар хаталарын кабатламас һәм яңа сугышларга юл куймас өчен, мондый көнне генә түгел, һәрчак истә тотарга тиеш. Бөек Ватан сугышында Җиңү безнең ил халкы өчен бик тә мөһим. Ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Безнең ата-бабаларыбызның батырлыгы – ул каһарманлык, үз Ватаныңа мәхәббәт үрнәге, – дип билгеләп үтте ул.

Районның Яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин укучыларга мөрәҗәгать итеп, үз илеңнең дөрес тарихын белү мөһимлегенә игътибар итте. Ул ассызыклаганча, “үзебезнең ирекле булуыбыз һәм чиста күк йөзе өчен без канкойгыч сугышларда Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап яуга кергән батырларыбызга бурычлы”.

Бу истәлекле көнне митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучыларны һәм Җиңү көненә кадәр яши алмаган сугышчыларны искә алдылар, Хәрби Дан һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев