Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сугыш башлану истәлегенә

Район мәдәният йорты бинасы янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Ачылу тантанасында район хакимияте вәкилләре, актив яшьләр, мәктәп укучылары катнашты. Мемориаль такта булдыруның инициаторы – Бөек Ватан сугышында катнашучының улы Александр Евграфов. Аны ачу хокукы нәкъ менә аңа бирелде.

Ачылу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, ЦВО инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады, шулай ук ул дәһшәтле сугыш шаһиты – педагогик хезмәт ветераны Николай Янилкинга сүз бирелде. Ул хатирәләре белән уртаклашты, әлеге җыелма пункттан беренче булып фронтка китүчеләрнең исемнәрен атады.

Истәлек тактасын кую урыны очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә район мәдәният йорты бинасында 1941 елның 23 июнендә гомуми мобилизация буенча Җыелу пункты оештырыла. Сугыш башланган көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданнан якташларыбыз – район халкы фронтка киткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев