Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Судка килмәсә дә, җәзадан котыла алмады

Аксубай районы җәмәгать суды исерек килеш руль артына утырган тагын бер йөртүчене таныклыктан мәхрүм итте.

Районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясендә хәбәр итүләренчә, С.М. Николаевка карата административ хокук бозу турындагы эш судья А.Карамельский рәислегендә каралган. Әмма җавап бирүче судка килмәде, гәрчә яшәү урыны буенча хәбәр ителүгә карамастан, бу хакта эш материалында аңа хәбәрнамә хатын тапшыру турында датасы күрсәтелгән почта белдерүе бар.

Җәмәгать хөкемдары Николаева С.М.ның әлеге гамәлен суд тикшерүендә катнашудан ирекле рәвештә баш тарту буларак бәяләде һәм хокукый закон кысаларында эшне җәлеп ителүче зат катнашыннан башка карады.

Судка фактлар шактый күләмдә китерелгән – Николаев С.М.ның әлеге административ хокук бозуда гаебе эш буенча тупланган дәлилләр җыелмасы белән расланган. Шул исәптән, административ хокук бозу турында беркетмә, транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә, исерек килеш руль артына утыручыларны тикшерү буенча үткәрелгән, кәгазьдә теркәлгән алкотестор нәтиҗәсе акты белән дә. Соңгысына нигезләнеп, Николаев С.М.ның сулышында 1,459 мг/л. абсолют этил спирты концентрациясе булуы билгеләнгән.

Мәгълүмат өчен: машина йөртүчеләрнең канында бер литрына 0,3 граммнан артык (0,3 промилл) алкоголь булырга мөмкин. Бу сулыш алган һаваның бер литрында 0,16 мг спиртлы эчемлек бар дигән сүз.

С.М. Николаевның исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү факты суд тикшергән дәлилләр белән расланган. Җәмәгать судьясы, Николаев С.М.ның гамәлләрен исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче буларак квалификацияләде. Һәм Николаев Сергей Михайловичны РФ КоАПның 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тану турында карар чыгарды һәм аңа карата транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм итү һәм 30000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу белән административ җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев