Аксубаево
  • Рус Тат
  • Суд "Зимняя вишня" үзәгендәге янгында гаепләнүче дүрт кешене СИЗОдан азат иткән

    Кемерово Завод районы суды "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында гаепләнүче дүрт кешене СИЗОдан азат иткән.

    Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    "Системный интегратор" компаниясе җитәкчесе Игорь Полозиненко, янгынга каршы система инженеры Александр Никитинга, 2нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең каравыл башлыгы Сергей Генинга һәм Кемерово янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерү хезмәте башлыгы Андрей Бурсинга чик кую чарасын "аерым гамәлләрне тыю"га үзгәрттеләр.

    Аларның өчесе СИЗОдан 26 октябрьдә, Бурсин 6 декабрьдә чыгачак.

    Шул ук вакытта калган гаепләнүчеләр — "Зимняя вишня" ҖЧҖ генераль директоры Надежда Судденок, "Кемерово кондитер комбинаты" ААҖ техник директоры Георгий Соболев, комбинат генераль директоры Юлия Богданова һәм шәхси сак предприятиесе хезмәткәре Сергей Антюшинга арест срогын 26 гыйнварга кадәр озайттылар.

    Полозиненко, Никитин, Генин һәм Бурсин прокурор үтенече белән азат ителә. Аның әйтүенчә, закон буенча сак астында тоту вакытын беренче алты айдан соң озайту, гаепләү фикеренчә, авыр һәм аеруча авыр маддәләр буенча гына рөхсәт ителә. Әлеге дүрт фигурант гамәлләре әлеге маддәләргә туры килми.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: