Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Суд приставларына кабул итүгә

Суд приставларына кабул итүгә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында язылырга мөмкин.

Суд приставлары һәр сишәмбе 9дан 13 сәгатькә кадәр һәм һәр пәнҗешәмбе 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул итү алып бара.
Моннан тыш, көн саен дежур хезмәткәр оператив хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча кабул итә (акчадан арестны алу, керемнән тотып калу күләмен киметү, милекне теркәүне тыюны бетерү, алиментлар буенча әҗәтне исәпләү).

Дежур хезмәткәргә дә шулай ук Идарәнең интернет-сайты аша язылырга була.

Шәхси кабул итү, яңа коронавирус йогышының таралуына юл куймау максатларында, гражданнарда шәхси саклану чаралары булганда гамәлгә ашырыла.

Әҗәтләрне үз вакытында тикшерергә России УФССПның Татарстан Республикасы буенча http://r16.fssp.gov.ru/ сайтында яисә ФССП мобиль кушымтасында түләргә тәкъдим итәбез. Онлайн режимда шулай ук бурычларны түләргә яисә банкта түләр өчен квитанция бастырып чыгарырга мөмкин.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен http://r16.fssp.gov.ru/ сайтында «Интернет-приемную» һәм «Личный кабинет стороны исполнительного производства» аша да юллый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев