Аксубаево
  • Рус Тат
  • Су коенырга ярамый

    Эссе һава торышы кешеләрне сулыкларга тарта.

    Аксубай районында җәйге сезон су объектларында куркынычсызлык вакыты дип игълан ителде. Әлеге боерык гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан кабул ителде.

    – Җәйге эссе чор – ял итү, гаилә белән пикникларга, сулыкларга бару вакыты. Әмма безнең районда сулыкларда коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк.Бу хакта һәр сулык янында  кисәтүче аншлаглар куелырга тиеш. Бу хакта  районның авыл җирлекләре кайгыртырга тиеш. Сезон дәвамында коткару хезмәтләре сулыкларда  патрульлек һәм рейдлар оештырачак. Әмма, беренче чиратта, кешеләр суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

    Укучыларның җәйге каникуллары башланды. Район коткаручылары, беренче чиратта, ата-аналарга балалар белән су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр үткәрү кирәклеге турында искәртә. Ни аяныч, тик июнь  аеның  беренче көннәрендә үк Татарстан сулыкларында, өлкәннәрдән башка суда коенучы, ике бала һәлак булды.

    –Сулыклар  янында гаилә ялы оештырырга ниятләсәгез  балалар һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш, бу очракта сезнең игътибарсызлыгыгыз – баланың гомеренә тиң, - дип искә төшерә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. Алда - массакүләм бәйрәмнәр, бер генә очракта да сулыкларда исерек хәлдә су коенырга, бигрәк тә таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый.

    Әгәр дә сез балалар белән сулыкта ял итәргә карар кылгансыз икән, балага сулык янында һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк.

    – Ачык сулыкларда коенуны урамда һава торышы салкынча һәм +22 градустан түбән булган көнне башларга кирәк түгел.

    Су температурасына килгәндә, ул бала өчен уңайлы булырга тиеш, ягъни 20 градустан да түбән булырга тиеш түгел. Балалар коену өчен сулык участогы сөзәк комлы ярлы булырга тиеш.

    Өлкәннәргә баланы суга кертеп җибәрү алдыннан сулык төбен тикшереп чыгарга кирәк. Ул акрынлап төшә барырга, суүсемнәрсез, очлы ташларсыз һәм чокырларсыз булырга тиеш.

    Тирәнлеге 1,5 метрга кадәр булган урыннарда 12 яшьтән өлкәнрәк булган һәм яхшы йөзә белгән балаларга гына коенырга ярый.

    Суга егылып төшәргә мөмкин булган урыннарда басып торырга яки уйнарга ярамый.

    Йөзә белмәсәгез яки начар йөзсәгез тирән урыннарга кермәгез. Таныш булмаган урыннардан, көймәләрдән, текә ярлардан суга сикермәгез.

    Үзегез ясаган салларда һәм башка йөзү чараларында йөзмәгез – алар ватылырга яки әйләнеп капланырга мөмкин. Өреп кабартылган матрасларда һәм камераларда ярдан ерак китәргә ярамый.

    Әгәр матрас яки камера һава чыгара башлый икән, батырга мөмкин. Балаларның суда иминлек кагыйдәләрен үтәүләрен контрольләү бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: