Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Су коену сезоны алдыннан Аксубай районы халкын куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска чакыралар

Аксубай районында коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк.

Сулыкларда кешеләр үлеменә бәйле фаҗигаләрнең күбесе коену өчен билгеләнмәгән урыннарда килеп чыга. Әмма эссе җәйге көннәрдә су коенырга теләүчеләр арта бара.

Әгәр дә су коену өчен рөхсәт ителгән урынга чыгасыз икән, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

  • таныш булмаган урыннарда суга чуммаска;
  • елга уртасына кадәр йөзеп кермәскә;
  • су эчендә уеннар оештырмаска;
  • тутырылган матрацларда яисә камераларда йөзмәскә;
  • исерек килеш суга кермәскә.

Хөрмәтле Аксубай районы халкы, өлкәннәр һәм балалар! Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозмагыз, сулыклар янында булганда куркынычсызлык чараларын үтәгез. Шуны онытмагыз, Аксубай районында су коенырга рөхсәт ителгән урыннар юк.

Ата-аналар, балаларыгызның буш вакытларын кайда һәм ничек үткәрүләрен контрольдә тотыгыз, аларны олылар күзәтүеннән тыш, кызынырга, су коенырга җибәрмәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев