Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Су өчен түләмиләр, җитмәсә урлыйлар да

Коммуналь түләүләрне өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә башкарырга мөмкин.

Шул исәптән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча да түләргә мөмкин. Әмма әлегә, «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ Аксубай участогы җитәкчесе Мансур Сәхәбетдинов сүзләренә караганда, аксубайлыларның берничә проценты гына электрон хезмәтләрдән файдалана. Коммуналь түләүләр, электр энергиясе, газ, элемтә хезмәтләре өчен интернет аша түләү һәркемнең кыйммәтле вакытын янга калдыра.

Нәкъ менә  түләүләрне акчасыз түләү мөмкинлеге булсын өчен дәүләт хезмәтләре порталы эшләнде дә инде.  Халыкка уңайлы булсын өчен, февраль аенда предприятие участок кассасында теләсә кайсы банк картасы белән түләү өчен банк терминалын урнаштырды. 

 - Торак  коммуналь хезмәтләр өчен түләү у ай саен, әгәр башка срок килешүдә билгеләнмәгән булса, соң киләсе айның унынчы числосына кадәр кертелә, – дип аңлатты Мансур Сәхәбетдинов. Әмма район үзәгендә бурычлылар аз түгел, кызганычка каршы бу ямьсез күренеш булып санала.Бу сүзләр нигезле. Әйтик, 2018 елда Аксубай бистәсендә барлык су алу җайланмалары буенча 563,4 мең кубоментр су чыгарылган. 331,7 мең куб. м кулланылган, ягъни  югалтулар 40 процент тәшкил итә.

Технологик югалтуларны исәпләмәгәндә  зыян 3,3 миллион сум тәшкил иткән.”Җылылык челтәре”участогы начальнигы хәбәр иткәнчә, район үзәгендә су югалту проценты бик зур, коммуналь хезмәтләр бу адресларны тикшергән һәм  счетчиклардан тыш, район үзәгенең төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр арасында  су урлау очраклары ачыкланган. Су чыгару һәм куллану арасындагы аерманы, димәк, су бүлүне дә, әлеге акчаларны участок үсешенә, су белән тәэмин итү, су бүлү торбаларын алыштыру һәм ремонтлау, чистарту, корылмаларының эш сыйфатын яхшыртуга кулланыр урында , предприятие чыгымнарны  үзе капларга мәҗбүр була. 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев