Студентларга июль уртасына кадәр коронавирустан прививка ясатырга киңәш ителде
Уку елы башланыр алдыннан барлык студентларның да вакцинация узуы мөһим, диде Мурашко.
Студентларга җәй уртасына кадәр коронавирустан вакцинация узарга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.
«Уку елы башланыр алдыннан барлык студентларның да вакцинация узуы мөһим, — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. — Без барлык студентларга да моны июль уртасына кадәр эшләргә киңәш итәбез».
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев