Аксубаево
  • Рус Тат
  • Студентларга иң яхшыларга тигезләшүләрен телибез

    Студент көнендә үз хыялыңа ничек ирешү, иҗади эшчәнлек белән укуны бергә алып бару турында Аида Глезденева уртаклашты.

    Бу көнне, 1755 елның 25 гыйнварында, императрица Елизавета университетны гамәлгә кую турындагы Боерыкны имзалый.

    Россиядә студентлар көнен император Николай I вакытыннан бәйрәм итә башлаганнар. Бәйрәм “Татьяна көне” дигән исемне II-III гасырларда Римда яшәгән изге Татьяна Крещенская хөрмәтенә ала.

    Гадәттә, 25 гыйнварга еш кына сессиянең азагы туры килә. Студентлар традиция буенча шәмнәр кабызалар һәм изге Татьянадан укуда ярдәм итүен сорыйлар.

    Аида Глезденева – Аксубайда мәктәп эскәмиясеннән үк билгеле булган активист. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә Г.В. Плеханова исемендәге Россия икътисад университетының 4 нче курсында укый. Аның турында акыллы, иҗади дип әйтергә була. Шик тә юк, куелган максатларга ирешү өчен аңа күп тырышырга туры килә.

    Аида БДИны ничә баллга тапшыруы, нинди университетка укырга керүе һәм уку белән параллель рәвештә тагын ниләр белән шөгыльләнүе турында район газетасы хәбәрчесе белән дә уртаклашты.

    – Син БДИны ничә баллга тапшырдың?

    – БДИдан 4 фән буенча 337 балл җыйдым. Бу миңа кызыл аттестат алу белән Мәскәү шәһәрендә Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетына укырга керергә мөмкинлек бирде. – Быел минем өчен мөһим этап – диплом яклау. Чынлыкта, университетны тәмамлавыма ышанмыйм да. Кичә генә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлаган кебек.

    – Сине кечкенәдән укуны да, иҗади эшчәнлекне дә бергә алып барырга нәрсә этәрде?

    – Мәктәп елларында мин укуны балалар сәнгать мәктәбендә дәресләр алу белән бергә алып бардым. Сәнгать, фортепиано һәм хореография бүлекләрен тәмамладым. Җиңел түгел иде, буш вакытым булмады да диярлек. Әмма бу миңа зур канәгатьлек алып килде, шуңа күрә барысы да шулай тыгыз булды дип үкенмим.

    – Син Мәскәүгә укырга нинди уйлар белән киттең?

    – Мәскәүгә барганда, үземә-үзем бары тик укуга гына басым ясаячакмын, дип сүз бирдем. Тик сүземдә озак тора алмадым. Беренче курста ук университетның бию коллективына эләктем, аның составында төрле конкурсларда һәм чараларда чыгыш ясыйм, 2-3 курста студентлар иҗат җәмгыяте җитәкчесе булдым. Быел вокаль коллективта да чыгыш ясый башладым. Шулай итеп, иҗат мине гомер буе озата бара, һәм бу бик шәп! Социаль челтәрләрдә нәтиҗәләр белән уртаклашырга тырышам. Беренче чиратта бу хәтер, һәм үсешнең ничек барганын күзәтү күңелле. Тормышымны иҗаттан башка күз алдына да китерә алмыйм! Биюләр, аерым алганда, миңа барлык проблемалардан ял итәргә, хис-тойгыларны белдерергә булыша. Иҗаттан мин зур энергия һәм көч алам.

    – Син 2020 елда зур бүләк алдың...

    – Әйе, 2020 елда мин «Иҗади эшлекле» номинациясендә Ел студенты булдым. Бу минем өчен зур дәрәҗә, һәм бик күңелле булды. Әлеге бүләк – ул минем активист роле эшчәнлегендә һәм бию ансамбле составында җиңүләрем нәтиҗәсе.

    – Студентларга һәм укырга керергә теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идең?

    – Барлык абитуриентлар һәм студентлар өчен киңәшем – бернидән дә курыкмаска. Хыялыңа ахыргача барырга һәм уңышсызлыкларга юлыкканда төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Һәрвакыт яңалыклар өчен ачык булырга һәм үз көчеңне сынап караудан туктамаска киңәш итәм. Шуны истә тотарга кирәк, студент еллары – иң онытылмас вакыт. Ул һәркем өчен дә якты хисләр һәм хатирәләр белән тулы булсын иде!

     

    Фото: Аида Глезденеваның шәхси архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: