Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Студентларга Әфган сугышы турында

Аксубай техникумында Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында очрашу узды.

Чарага әфган сугышында катнашкан Владимир Крайнов, Ринат Миргалиев, Евгений Анищенко, Венгриядә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Александр Горбунов чакырылган иде. 

Владимир Крайнов студентларга Әфганстандагы хезмәт, сугышчан дуслары, солдатларның сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. 
Хәрби кадр булганга күрә аңа 2 тапкыр булырга һәм хәрби операцияләрдә катнашырга туры килгән. 

Студентлар алдында МВД ветераны Шамил Сәхәбетдинов та чыгыш ясады. Ул үз чыгышында февраль ае сугышчы-интернационалчыларны искә алу көне генә түгел, ә Ватанны саклаучылар ае буларак та билгеләнгәнен әйтте. Шулай ук патриотизм, хәрби рухны яшьтән үк  тәрбияләргә кирәклеген искә төшерде. Хәзерге студентларның  төп максаты белгечлек алу һәм җәмгыятькә хезмәт итү, ә егетләргә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәргә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев