Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Студентларга белем алу өчен кредит алу кагыйдәләре билгеле

Уку дәверендә һәм ташламалы чорда кредит буенча процентлар гына түләнә.

Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белем бирү кредитлары буенча ставканы 3 процентка кадәр киметү турындагы карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Карар нигезендә кредитны түләү вакыты – 15 елга, ә ташламалы кредитлау чоры укуны тәмамлаганнан соң 3 айдан 9 айга кадәр арттырылды.Моңа кадәр займ буенча ставка 8 проценттан артып китә иде. Яңа кагыйдәләр шулай ук ташламалы чорны киңәйтә, хәзер төп бурыч буенча, укуны тәмамлаганнан соң 3 айдан 9 айга кадәр түләргә кирәкми. Бу яшь белгечкә үзенә туры килгән эш табарга мөмкинлек бирәчәк.

«Түләп укучы студентлар еллык 3 процент ставка буенча белем бирү кредитыннан файдалана алачак. Белем бирү кредитын түләү вакыты ташламалы чор тәмамланганнан соң 10 елдан 15 елга кадәр арта, бу айлык түләүләр күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк. 3 процентлы ставканы карар үз көченә кергәнче алынган кредитка карата да кулланырга мөмкин. Моның өчен банкка гариза тапшырырга кирәк», - диелә Россия Хөкүмәте хәбәрендә.

Займ рәсмиләштергән студентлар уку дәверендә һәм ташламалы чорда кредит буенча процентлар гына түли. Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк, диелә хәбәрдә..

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X