Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөтнең бер литры өчен – 15 сум

    Район сөт җыючылары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең бердәм киңәшмәсе оештырылды.

    Киңәшмә эшен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкләде. Халыктан сатып алганда сөткә бәя – киңәшмәдә каралган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды.

    Киңәшмәдә 1 сентябрьдән шәхси сектордан сатып алынган бер литр сөтнең бәясе район буенча 15 сум тәшкил итәчәк дигән карар кабул ителде. Әгәр сөт тапшыручыларның сөт тапшыруга бәйле сораулары туа икән, алар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: