Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Статистика: Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били

Дөньяның төрле илләрендәге пенсияләр күләмен чагыштырганда ике алым (теге яки бу валютадагы уртача түләүләрне сумнарга күчерү яки хезмәт хакы һәм пенсияне чагыштыру) кулланыла.

«Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының статистика кафедрасы мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Кузнецовка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.

«Дөньяның төрле илләрендә кәтлит белән күмәч бәяләре арасында аерманы ачыктан-ачык күрсәтеп торган «бигмак индексын» гына искә төшерегез», - дип искәртте Кузнецов.

Пенсияләрне илдәге хезмәт хакы белән чагыштыру чынбарлыкка күбрәк туры килә. Шул рәвешле, илдәге яшәү дәрәҗәсен исәпкә алып, кешенең лаеклы ялга чыкканнан соң кереме күпмегә кимүен күрергә мөмкин. Әйтик, Россиядә пенсия хезмәт хакы күләменең 29 процентын каплый, нәтиҗәдә, ул дөньякүләм рейтингта 22нче баскычны били.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев