Сөт тапшыруның файдасы
Һәр көнне шәхси сектордан 16,5 тоннадан артык сөт эшкәртүгә кабул ителә.
Бу – узган ел күрсәткеченнән 174 килограммга күбрәк. Районның шәхси секторында дүрт мең икейөз баштан күбрәк савым сыеры асрала. Авылларда, продукция алу һәм аны урында ук сату максатыннан, берничә сөтлебикә асраучы хуҗалыклар да бар.
Сөт җыючылар сөт кабул итү процессын төгәл җайга салганнар. Бу гаиләләрне финанс яктан тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Сөт тапшыру буенча Иске Ибрай авыл җирлеге лидерлыкны тота. Монда шәхси сектордан һәр көнне 2400 килограмм сөт җыеп алына.
Иске Татар Адәмсуы кешеләре һәркөнне – 1200 килограмм, Карасу – 1150 килограмм, Яңа Ибрай, Яңа Кармәт һәм Емелькино авыл җирлекләре халкы 1000 килограммга якын һәм күбрәк сөт тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев