Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт табыш китерә

    Һәр көнне эшкәртүгә шәхси сектордан 19 тоннадан артык сөт керә.

    Бу узган ел күрсәткеченнән бер тоннага күбрәк.

    Районның шәхси секторында 4200дән артык сыер исәпләнә.

    Торак пунктларда продукция алу һәм аны урында ук сату максатыннан берничә сөтлебикә асраучы хуҗалыклар да бар. Сөт җыючылар сөт кабул итү процессын төгәл җайга салганнар. Моңа охшаш гамәл гаиләләрне финанс яктан даими тәэмин итә.

    Берничә ай агымында сөт тапшыру буенча Иске Ибрай авыл җирлеге лидерлыкны тотты. Монда шәхси сектордан һәр көнне 2700 килограмм сөт җыеп алына. Иске Татар Адәмсуы халкы  һәр көнне – 1700 килограммнан артык, Беловка авыл җирлеге кешеләре 1600 килограмм сөт тапшыралар.

    Карасулылар узган елдан бирле 1500лек чиктә торалар. Урмандеево (1285 килограмм) һәм Яңа Ибрай (1283 килограмм)  авыл җирлекләре халкының  сөт тапшыру күрсәткечләре бертөрле дәрәҗәдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: