Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сөт күләме арта бара

    Район терлекчеләре көтүләрнең продуктлылыгын арттыру өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланалар.

    Һәм бу уңыш алып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, июльнең беренче ункөнлегендә товарлыклы-сөтчелек фермалары сөт җитештерү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Бу көннәрдә гомуми савым күләме 81800 килограммны тәшкил итә. Үткән ел күрсәткечләренә карата үсеш – 102 процент.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча “Восходящая заря“ филиалы терлекчеләре игътибарга лаек. “Смена“ һәм “Трудолюбово“ бүлекләрендә сөт җитештерү күрсәткечләре үткән ел белән чагыштырганда 147 һәм 136 процентны тәшкил итә. “Карасу“ бүлегендә – 113 процент. Хуҗалык буенча гомуми нәтиҗә үткән ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 122 процент. 2018 елның 10 июленә “Аксу Агро“ агрофирмасында көн саен 23 тонна сөт савып алына. Үткән елның июль аеның беренче ункөнлеге нәтиҗәләре белән чагыштырганда – 116 процент. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Мюд“ бүлегендә сөт җитештерү үткән ел дәрәҗәсеннән ике тапкырга күбрәк.

    “Аксубай“ агрофирмасының терлекчелек фермалары 10,5 тоннадак артык сөт савып алалар. Бу – үткән ел күрсәткеченә карата 105 процент. “Тукай“ бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермаларында сөт җитештерү күләме район буенча иң күбе – үткән ел күрсәткеченнән 2,5 тапкырга артыграк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: