Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сөт - керем чыганагы

Сөт сату буенча Иске Ибрай авылы хуҗалыклары алдынгылыкны бирми.

Сөт җыючылар бу авыл җирлеге территориясеннән һәр көнне 1900 килограмм сөт җыеп алалар. Икенче тотрыклы урынны Урмандеево авыл җирлеге алып тора. Биредән 1800 литр сөт сатып алына.

Яңа Ибрай халкы 1200 килограмм  сөт тапшырып өченче урынны яулый. Емелькино белән Карасу авылы халкы да тоннадан артык чималны сөт җыючыларга тапшыра.

Узган елның апрель башы белән чагыштырып караганда, күп кенә авыл җирлекләрендә сөт күләме арткан. Шәхси хуҗалыкларында сыер асраучылар өчен артып калган терлек продукциясен сату гаилә кеременә шактый ярдәм итә. 1 нче апрелгә кадәр сөтнең бер литры 21 сум 50 тиеннән сатып алынды.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев