Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сөт – акча

Сөтлебикәләр гаилә бюджетын тулыландыра.

Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар сизелерлек табыш алалар. Әлбәттә, барысы да хуҗага, аның булдыклылыгына һәм хезмәт сөючәнлегенә бәйле. Кайбер сөт тапшыручы  хуҗалыкларда берничә сыер асрыйлар.

Нәтиҗәдә, шактый зур сумма гаилә бюджетын тулыландыра. Район буенча шәхси секторда дүрт меңнән артык сыер исәпләнә. Бу көннәрдә сөт җыючылар халыктан гомуми күләмдә унөч тоннага якын сөт җыялар. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда,  сөт тапшыру күләменең артуы күзәтелә. Иске Ибрай авыл җирлеге халкы сөт тапшыру буенча алдынгылардан санала.  

Авыл җирлеге буенча сөт тапшыру күрсәткечләре -1800 килограммга якын. Урмандеево авыл җирлегендә-1440 килограмм. Яңа Ибрай халкының көнлек күрсәткече бер тоннадан азга гына кимрәк. Дүртенче урында - карасулылар. Иске Кыязлылылар нәтиҗәле сөт тапшыручылар бишлеген ябалар. Терлек асраучылар шат: сөтне кабул итү оешкан төстә алып барыла, продукция  өчен түләү бәясе дә кулай. 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев