Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Спутник V» прививкасын ясатырга теләүче аксубайлыларга кая мөрәҗәгать итәргә?

Аксубай районына коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау өчен «Спутник V» препараты керде.

Вакцинация моның өчен каршылык билгеләре булмаган, гражданнарның ирекле ризалыгы белән ясала.

Коронавирус йогышыннан прививка ясатырга теләүчеләрнең, алдан язылу өчен, «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ГУАЗ регистратурасына 8-8434429058 телефоны буенча шалтыратулары сорала.

Вакцинация буенча җаваплы зат Маланчева Алина Нил кызы.

Вакцинация сырхауханәнең прививка кабинетында үткәрелә. Прививка ясау кабинетының эш режимы: эш көннәрендә 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Вакцинация үткәрү алдыннан сезне табиб караячак, температура үлчәнә, эпидемиологик анамнез алына, сатурация үлчәнә һәм тамак тикшерелә.

Табиб сезгә вакцинациядә мөмкин булган реакцияләр турында сөйләячәк һәм вакцинация ясатуга мәгълүмати ирекле ризалык белешмәсен тутырырга ярдәм итәчәк.

Пациентта анамнезның уңай эпидлары (соңгы 14 көндә йогышлы авырулар булган авыру кешеләр белән контакт) булганда һәм COVID -19 белән авырганнан алып 6 айдан артык вакыт узганда вакцинацияләү алдыннан коронавирус инфекциясенә каршы тәнчекләр булу-булмауга тест үткәрелә.

Түбәндәгеләр вакцина куллануга каршы күрсәткечләр булып тора:

-анамнезга авыр аллергия реакцияләре;

-кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе;

-йөклелек һәм имезү чоры;

-18 яшькә кадәр;

-вакцинаның нинди дә булса компонентына гипер сизүчәнлек.

Вакцинация 21 көнлек интервал белән 2 этапта үткәрелә.

Вакцинация ясатканнан соң пациент 30 минут дәвамында медицина оешмасында табиблар күзәтүендә булырга тиеш.

Фото: Аксубай үзәк район хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X