Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спортны яса, бердәмлек турында сөйлә

Татарстанда ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган балалар проектлары (шигырьләр һәм рәсемнәр) конкурсы старт алды.

Ул белем бирү учреждениеләренең җиденче сыйныф укучылары арасында уза. Катнашу өчен 15 апрельгә кадәр үз эшләреңне – шигырьләр һәм рәсемнәрне 116gto@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланган шигырьләр дүрт юллык ике куплеттан (8 юлдан) торырга тиеш. Ул рус яисә татар телләрендә язылырга мөмкин. Шулай ук шигырь юллары эчтәлеген сурәтләүче рәсем ясау да шарт булып тора. Башкару техникасын һәм материалны автор үзе сайлый.

ГТО Бөтенсоюз комплексының 90 еллыгына һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган балалар проектлары конкурсы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Конкурсантларның эшләренә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Нәтиҗәләр 17 майдан соң ТРда «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Төбәк операторының рәсми сайтында билгеле булачак. Җиңүчеләр кыйммәтле призлар: спорт инвентарьлары, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукциясе, дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X