Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спортка мәхәббәт әти-әнисеннән күчкән

Иске Ибрай мәктәбен тәмамлаган Рәмис Бикушев чаңгы ярышлары буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкыр җиңүче һәм призер булды. Үсмернең спортка мәхәббәте яшьтән үк туа.

– Миңа 5 яшь булганда, әни мине беренче тапкыр чаңгыга бастырды. Ул вакытта алар агачтан ясалган иде, – дип сөйли Рәмис. – Шул вакыттан бирле күп еллар узды, агач чаңгылар да пластикка алмашынды. Мин чаңгы спорты белән җидти кызыксындым.

Мәктәп елларында Рәмис өчен аның әтисе – Иске Ибрай мәктәбенең физкультура укытучысы Рәис Бикушев тренер да, остаз да була. Егет әйтүенчә, әтисенең булышлыгы һәм ышанычы ярдәмендә ул югары нәтиҗәләргә ирешә алган.

Спортка мәхәббәт Рәмисне физик культура, спорт һәм туризм академиясенә алып килә. Егет унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, уйлап та тормыйча, документларын нәкъ менә шушы уку йортына тапшыра һәм бернинди проблемасыз укырга керә.

Студент елларында Рәмис укуны академиядә фитнес-тренер эше белән бергә алып бара. Шул рәвешле, ул беренче курстан ук диярлек теоретик белемне практик дәресләр белән ныгыта. Югары уку йортын тәмамлап, егет РФ Кораллы көчләре сафларына чакырыла. Хезмәте вакытында да Рәмис спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, төрле ярышларда катнаша. Ул чаңгы спорты һәм җиңел атлетика буенча дивизия җыелмасында тора.

Элемтә ротасы взводының өлкән радиотелефонисты вазыйфасында хәрби хезмәт вакытында Рәмис үзен тәртипле һәм башкаручы хәрби хезмәткәр буларак таныта. Ул хәрби әзерлек фәннәре буенча яхшы һәм бик яхшы билгеләренә ия, ротаның һәм хәрби частьнең спорт тормышында яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Аның мәктәп елларыннан башлап алган медальләре һәм кубоклары бихисап. Армиядә хезмәт иткән елда да җиңүләре арткан – Рәмис чаңгы узышлары буенча дивизия чемпионы була.

Күптән түгел генә ул армиядән кайтты. Өйдә аны якыннары, туганнары җылы каршы алдылар. Рәмис алга таба белгечлеге буенча яхшы эшкә урнашырга, гаилә корырга ниятләвен белдерде.

– Һөнәри эшчәнлегемне спорт белән бәйләмәсәм дә, һәрвакыт формада булу өчен, спорт белән шөгыльләнүдән беркайчан да туктамаячакмын, – ди егет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев