Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спортчы кыз Ольга Шугаева янә җиңү яулады

Ул 18-20 яшьлек спортчылар арасында билбау көрәше буенча Россия Беренчелегендә алтын призер булды.

Ярышлар Рязань шәһәрендә узды. Аларда 15 төбәктән 250 спортчы катнашты. Безнең республика көрәшчеләре командасы составында 3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы – тренер Александра Скворцов шәкерте Ольга Шугаева да бар иде.

Аның исеме район халкына күптән таныш. Ул яңгырашлы җиңүләре белән үзен беренче тапкыр гына танытмый инде. Бу юлы да шулай булды – Ольга 18-20 яшьлек спортчылар арасында билбаулы көрәш буенча 58 килограмм авырлык категориясендә Россия Беренчелегендә алтын яулады.

Бу турнир алга таба Россия җыелмасы составында дөнья беренчелегендә һәм башка халыкара стартларда катнашу өчен сайлап алу этабы булып тора. Безнең спортчы бу сайлап алуны узды.

Ольга үзенең җиңүе белән горурлануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, һәр тапкыр ул үз алдына ниндидер максат куя һәм аңа ирешергә омтыла.

– Мин спорт мастеры исемен алырга теләдем. Һичшиксез, ирешәчәкмен дигән максат куйдым. Ахыр чиктә, мин моңа ирештем дә! – диде спортчы кыз.

Ольга Шугаева тиздән мәктәпне тәмамлый. Башка чыгарылыш укучылары кебек, аның алдында да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру, тормыш юлында дөрес юл сайлау бурычы тора. Кызны борчыган мәсьәләләрнең берсе – киләчәктә язмышны спорт карьерасы белән бәйләргәме?

БДИга әзерлек һәм киеренке күнегүләр зур тырышлык, ихтыяр көче таләп итә. Тик Ольга бирешә, башлаган эшне ташлый торганнардан түгел. Һичшиксез, алда аны тагын бик күп җиңүләр көтә!

 

Фото: Ольга Шугаеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X