Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спорт һәм социаль яклау объектлары җылыту сезонына әзерлекләре турында рапорт бирделәр

Районда җылыту сезонына әзерлек актив бара.

Кышка 42 – белем бирү, 52 – мәдәният һәм 24 сәламәтлек саклау объекты әзерләнә. Аксубайда 110 күп фатирлы торак йорт бар. Әмма аларның барысы да индивидуаль җылыту системасына күчерелүгә карамастан, аларның әзерлеге дә шулай ук район башкарма комитетының аерым контролендә.

– Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең идарәче компаниясе тарафыннан күп фатирлы йортларның 1096 фатирында төтен юлларын һәм җилләтү каналларын тикшерү буенча эш башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төтен юлларын тикшерүгә актлар төзелгән һәм 103 әзерлек паспорты әзерләнгән, калганнары эштә, – дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.

Җылыту сезоны башланганчы идарәче компания Октябрь урамы, 38 йорт подъездларын ремонтлау, күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү – Мазилин урамы, 13, 30 йортлар түбәләрен ремонтлау, 72 йортта җилләтү каналларын һәм Пролетар урамы, 61 йорт фасадын ремонтлау эшләрен төгәлләргә тиеш.

Коммуналь хезмәтләр белән бер үк вакытта «Нурлат җылылык челтәрләре» ААҖ тарафыннан гамәлдәге суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен һәм чистарту корылмаларын агымдагы ремонтлау эшләре алып барыла. Газчылар һәм энергетиклар газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренең кышкы йөкләнешләргә әзерлеген тикшерәләр.

Станислав Зайцев шәрехләвенчә, җылыту сезоны башланганчыга кадәр 125 социаль мәдәни көнкүреш объектын әзерләргә кирәк: 30 мәктәпне, 12 балалар бакчасын, 52 мәдәни объектны, 24 сәламәтлек саклау объектын, 3 спорт һәм 4 социаль өлкә объектын, алар үз мини-казаннар, котельныйлар һәм 10 блоклы-модульле казаннар аша газ белән ягып җылытыла.

Оешмалар җитәкчеләре белән җылыту сезоны башлануга әзерлек эшләре алып барыла. Мәгариф учреждениеләре дә Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль бүлеге инспекторлары тар афыннан тикшерү узган һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерәләр, бары тик йөз процент әзерлектән соң гына алар 2022/2023 елгы җылыту чорына әзерлек акты һәм әзерлек паспорты алачак.

Сүз уңаенда, районның спорт һәм социаль яклау объектлары җылыту сезонына әзерлек турында рапорт бирде инде. Куркыныч җитештерү объектларын эксплатацияләүче җылылык белән тәэмин итү оешмаларын аерым тикшерәчәкләр.

– Җылыту сезонына әзерлек буенча шактый эшләр башкарылды, аларны сентябрь ахырына тәмамларга планлаштырабыз, – дип төгәллек кертте башкарма комитет җитәкчесе. – Чөнки балалар бакчаларында кирәк булганда җылытуны сентябрь ахырында ук башлаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев