Спорт коррупциягә каршы
Узган ял көннәрендә “Юность” спорт комплексы базасында хатын-кызлар командалары арасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.
Аксубай районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган ярышларда өч команда – муниципаль хезмәткәрләр командасы, Иске Тимошкино авыл җирлеге командасы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе командасы катнашты.
Призлы урыннар да шул ук тәртиптә урнашты.
Ярышларда катнашучы командалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Фото: коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев