Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спорт характерын күрсәттеләр

Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү укучылары Спартакиадасы кысаларында «Юность» универсаль спорт залында баскетбол буенча ярышларның зональ этабы узды.

«Юность» универсаль спорт залында республиканың һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиаданың зональ ярышлары үтте. Республика дәрәҗәсендә көч сынашу хокукына ия булу өчен 9 баскетбол командасы очрашты: 3 хатын-кызлар, 6 ир-егетләр.

Районда бердәнбер һөнәри уку йорты булган техникум егетләре һәм кызлары җыелма командалары әлеге турнирда катнашмый кала алмады. Алар көндәшләрен үз территорияләрендә сөенеп каршы алдылар.

Беренче минутлардан ук мәйданда җитди көрәш башланды Аксубай техникумының кызлар командасы Лаеш техникумы командасы белән уенда зур булмаган аерма белән җиңүгә иреште. Безнең кызлар өчен Спас техникумы командасын җиңү дә авырлык тудырмады. Киләсе этапта Мамадыш шәһәрендә узачак республика беренчелеге ярышларында да аларга алган ныклы позицияне киметергә ярамый.

Егетләр командасы бераз йомшаграк булып чыкты. Үз төркемнәрендә алар, Балык Бистәсе һәм Лаеш техникумы командалары белән көч сынашуларда җиңү яулап, алга омтылдылар. Әмма зур аерма белән алар Алексеевск көллияте егетләренә оттырдылар.

Күнекмәләр алып барылмау һәм уен практикасы булмауга карамастан, безнең егетләр чын спорт холкын күрсәттеләр. Безнең спортчыларны җиңүгә команда тренеры Аркадий Детков рухландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев