Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Спорт белән дус булырга кирәк

Сәламәт яшәү рәвеше яклы булган Николай Камбулов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул Аксубайда гади гаиләдә туып үскән. Әнисе – хисапчы, әтисе нефтьче булып эшләгәннәр. Гаиләдә ул икенче бала – абыйсы һәм сеңлесе бар. Тормыш иптәше Ирина Николаевна белән бер ул тәрбияләп үстергәннәр.

Николай Николаевич мәктәп елларыннан бирле спорт белән даими шөгыльләнгән. Төрле ярышларда актив катнашкан, сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Берничә ел инде ул административ комиссиянең баш белгеч-сәркатибе булып эшли. Бүген дә үзен яхшы физик формада тота: футбол, хоккей, өстәл теннисы белән мавыга.

Юбилярның өстәл теннисы буенча күнегүләргә мөнәсәбәте аерым. Ул әлеге спорт төренең аның күңеленә күбрәк хуш килүен таный. Аның сүзләренә караганда, тенниста яхшы реакция мөһим, ә уен вакытында барлык мускуллар эшкә җигелә. Ул район теннис турнирларында күптапкыр җиңүче, теннис буенча район җыелма командасы капитаны булып тора.

Николай Николаевичның атналык планына көндәлек эше генә түгел, шулай ук атнасына 3 тапкыр “Яшьлек” спорт комплексында күнегүләр дә керә. Аның кулдашлары – Фәнис Низамов, Александр Перепелкин, Василий Краснов, шулай ук спортны яратучы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар. Ир-егетләр күнегүләргә даими йөрергә тырышалар. Чөнки бу алар өчен спорт белән шөгыльләнү генә түгел, эш көненнән соң күңелле аралашу, ял да.

Фото: шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев