Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

СOVID-19 авыручылары белән эшләүне бәяләделәр

Президент Владимир Путин билгеләгән өстәмәләрне Аксубай медиклары да алды.

Бу түләүләр РФ Хөкүмәте карарлары белән регланментланган һәм “коронавирус йогышы” диагнозы расланган пациентлар белән турыдан-туры эшләгән беренчел буын табиблары, урта медперсонал, фельдшерлар һәм ашыгыч медицина ярдәме шоферлары өчен расланган.

Аксубай район үзәк хастаханәсенең әлеге категория хезмәткәрләренә 942 485,63 сум акча түләнгән. ТРның коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча оператив штабы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Аксубай районында яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 очрагы расланган, бер авыру – амбулатор, берсе – стационар дәвалауда.

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Аксубай район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре куелган бурычны уңышлы башкаралар, алар коронавирус йогышын ачыклауга 243 тест үткәргән. Район башлыгы сүзләренчә, СOVID-19 белән килеп туган хәлдә медицина хезмәткәрләренең һәркайсы катлаулы шартларда эшләп кенә калмыйча, үз сәламәтлеге һәм гомерен дә куркыныч астына куя. Районда коронавирус таралу куркынычы саклана, гражданнарга җәмәгать урыннарында бары тик битлекләрдән һәм перчаткалардан гына булырга һәм кешеләр күпләп була торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

Фото Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев