Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«SotzДэнс» суперфиналда чыгыш ясады

Социаль өлкә хезмәткәрләренең «SotzДэнс» бию төркеме Казанда ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында катнашты.

Сәхнәдә янә «Солдатская полька» җыры яңгырады – безнең башкаручылар хәрби формада республика жюри әгъзалары алдына чыктылар. Фестивальдән турыдан-туры трансляция алып барылды, Аксубай вәкилләре биегән вакытта, тамашачыларның берсе дулкынланып экранга эләкте. Сәхнәдә тулы бер музыкаль-биюле спектакль барды. Район вәкилләре дәртле, ялкынлы итеп биеделәр.

– Кәеф шәп иде, көндәшләрнең яртысы диярлек аларның номерлары белән Әлмәттә узган зональ этап чыгышларыннан таныш иде, – дип белдерде төркем җитәкчесе Анжела Авандеева. – Барлык номерлар да лаеклы, якты булды. Безнең кызларның хәтта бу командалар арасында ярыш, дигән уй башларына да килмәде, без үзебезне концерт программасында бергәләп катнашкан кебек тойдык. Безнең бию коллективы күптән түгел генә оешты, шулай да эшче яшьләрнең төрле контингенты: табиблар, инженерлар, укытучылар, технологлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете бер генә тапкыр елмаймады. Аларның кайберләре, безнең кебек, фестивальдә беренче генә тапкыр катнаша, ә кемдер инде берничә ел рәттән сәхнәне һәм тамашачылар күңелен яулый.

Социаль өлкә хезмәткәрләренең уңышлы чыгыш ясауларында хореограф Венера Краснованың да өлеше зур. Ул ансамбль белән чагыштырмача кыска вакыт эчендә шөгыльләнгән, һәр катнашучының потенциалын күрә, аны ача һәм тамашачы каршында югары бәягә лаек бию сюжеты булдыра алган.

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «SotzДэнс» бию коллективы ел саен үткәрелә торган «Наше время – «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VIII ачык республика телевизион фестивале Дипломына лаек булды. Һәм, шул ук вакытта, сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык хисләр кичерде. Беренче тапкыр үзеңне биюдә сынап карау һәм суперфиналга барып җитү – бу нәтиҗә түгелме?

 

Фото: бию төркеме  архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев