Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«SotzDэнс» бию төркеме «Безнең заман – Наше время» фестивале призеры булды

«SotzDэнс» бию төркеме «Безнең заман – Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең хореография номинациясендә өченче призер булды. Әлмәттә узган иҗат бәйгесендә 16 муниципаль район вәкилләре катнашты.

Социаль яклау хезмәткәрләре командасы яшь талантлар смотр мәйданчыгында икенче ел катнаша һәм бу юлы да ул иң яхшылар арасында.

Үзешчән артистлар «Әкияттәге кебек» биюен тәкъдим иттеләр. Артистлар сәхнәне сюжетлы вакыйгалар барган патша палатасына әйләндерделәр. Бию – соңгы мизгелгә кадәр тамашачының күңеленә хуш килгән кечкенә музыкаль спектакльне хәтерләтте. Аны жюри да лаеклы бәяләде. Белгечләр биючеләрнең югары башкару осталыгын билгеләп үттеләр. Конкурста чыгыш ясаганнан соң икенче көнне «SotzDэнс» төркеме гала-концерт программасында катнашты.

Телевизион фестивальдә чираттагы уңыш район мәдәният йорты хореографы Венера Краснованың профессиональлеге, иҗади фантазиясе һәм төркем катнашучыларының таланты ярдәмендә мөмкин булды. «Sotz.Дэнс» төркеменә «Хореография» (ансамбльләр) номинациясендә III урын бирелде. Бию төркемен ноябрь аенда Казанда узачак суперфиналда катнашырга чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев