Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Социаль контракт ярдәм итә

Аз керемле гаиләләр, дәүләт социаль ярдәме алуга социаль контракт рәсмиләштереп, үзләренең матди хәлләрен яхшырта алалар. Бу хакта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева сөйләде.

Аз керемле гаиләләр өчен социаль контракт - ул аз керемле гаилә һәм халыкны социаль яклау органнары арасында төзелгән килешү. Аның катнашучылары, имзаланган килешүгә нигезләнеп, билгеләнгән таләпләрне һәм йөкләмәләрне үтәргә тиеш. Дәүләт органы эшкә урнашуда, квалификация күтәрүдә ярдәм итә, үз бизнесыңны ачуда финанс ярдәме тәкъдим итә. Программаның һәр катнашучысына шәхси план эшләнелә. Яңадан укытуны узу, эшкә урнашу, гаиләне тотрыклы керем белән тәэмин итү гражданин үтәргә тиешле йөкләмәләр булып тора.
Социаль контрактның соңгы нәтиҗәсе мөрәҗәгать иткән гражданинның (аның гаиләсенең) матди хәлен яхшырту, авыр тормыш хәлен җиңү булырга тиеш.
Социаль контракт мәсьәләләре буенча Советлар урамы, 4 йорт адресы буенча яисә 2-92-74, 2-92-72 телефоннары аша социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев