Аксубаево
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәтләр яки акча

    Дару сыйфатында социаль хезмәтләр җыелмасы алудан баш тартучы Татарстан кешеләре саны, Идел буе федераль округы, тулаем Россия буенча чагыштырганда, күпкә ким.

    Баш тартучылар күрсәткече Республика буенча – 66,9 процент, округ буенча – 82,5 процент, РФ буенча – 75 процент тәшкил итә. Аксубай районында социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар 63,9 процент.

    Гражданнарның  төгәл  акчалата компенсация алу файдасына дару препаратларыннан баш тарту мөмкинлеге бар. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар Кабинетында  журналистлар белән үткән видеобрифингта билгеләп үткәнчә, шикәр чире белән чирләгән бер авыруны дәвалау елына – 63 мең сумга, онкологик авыру кешене – 3 миллион сумга кадәр, бронхиаль астма белән авырган кешене 50 мең сумга кадәр төшә.

    Менә шуның өчен акчага кызыгып, социаль хезмәтләрдән баш тартканчы, әйбәтләп уйларга кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны кабаттан яңарту өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия Фонды Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.

    Билгеле күләмдә акчалата чыгымнар таләп иткән авырулар ачыкланганда кабаттан программага керү мөмкин түгел. Шуның белән бергә, сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда узган ел республикада беренче тапкыр ачыкланган онкология авырулары саны 16,044 мең тәшкил иткән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 3,1 процентка күбрәк.

    Республикада ел башында онкологик авырулы 104 мең 38 авыру исәпләнгән, бу һәр 37 нче кеше дигән сүз. Татарстанда шикәр чире белән авырган 123 мең кеше яши, биш ел эчендә аларның саны 20 процентка арткан.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: