Аксубаево
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәткәрләрнең эш көннәре

    Социаль эштә шәфкатьлелек һәм яшәү зирәклеге мөһим роль уйный.

    Социаль хезмәткәр булып эшләү – чит кеше ярдәменә мохтаҗларга күңел җылыңны бирү. Социаль хезмәткәр һөнәре – безнең заманда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, чөнки күп кенә кешеләр, аерым алганда, пенсионерлар һәм инвалидлар, безнең ярдәмгә мохтаҗ. Социаль хезмәткәрләр эше гарантияләнгән социаль һәм өстәмә хезмәтләрне башкарудан гыйбарәт.

    Ландыш Сәлахова «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 20 елдан артык эшли инде. Аңа үз һөнәре бик ошый. Аның участогы 5 пенсионердан тора. Күпләрнеке кебек үк, аның эш көне дә иртәнге 8 дән башлана һәм кичке 16 сәгатьтә тәмамлана. Балачакта Ландыш Сәлахова табиб булырга хыяллана.

    Ул медицина училищесын тәмамлаган. Әмма тормыш барысын да үзенчә кора. Ләкин ул социаль хезмәткәр булып китүенә бер дә үкенми. Чөнки аның һөнәре дә кешеләргә ярдәм итүгә бәйле. Аның хезмәтендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән аралашу мөһим роль уйный. Социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кешене тыңлый, аңлый, аңа кирәкле ярдәмне күрсәтә белергә тиеш. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен ул социаль хезмәткәр генә түгел, табиб та, психолог та, пешекче дә, якын кеше дә. Ә мондый исемгә лаек булырга кирәк.

    Ландыш Сәлахова учреждение, муниципаль район, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, район бүлеге, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегеннән бик күп Рәхмәт хатларына һәм мактау кәгазьләренә лаек булган. Бүген Ландыш Исмәгыйль кызы Яңа Ибрай авылында өлкән социаль хезмәткәр, монда тагын алты социаль хезмәткәр эшли. Ул үзе остаз булу җиңел түгел, дип саный. Әмма ул һәрвакыт киңәше белән ярдәм итәргә, кирәкле юлга җибәрергә, эштә булышырга тырыша.

    – Мин үз эшемнән ләззәт алам, син кылган изгелек беркайчан да югалмый бит! –ди Ландыш Сәлахова.

    Фото: "Нежность" үзәге архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: