Аксубаево
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәткәрләр ялгыз өлкәннәр белән очрашалар

    Апрель башыннан “Шәфкатьлелек” социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкәннәр янына барып йөри башладылар.

    Бу эш ни өчен уздырыла һәм ул ничек оештырылганы турында өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Миронкинадан сөйләвен үтендек.

    - Район территориясендә 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 900гә якын ялгыз граждан бар. Алар арасында якыннары калмаган ялгыз өлкәннәр дә, балалары һәм туганнары еракта яшәүче ялгыз өлкәннәр дә бар. Аларның яннарына барып йөрү өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре арасыннан махсус эшче төркем булдырылган һәм расланган. Социаль хезмәткәрләр белән бергә ялгыз өлкәннәр янына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге вәкилләре дә бара.

    Торак пунктларда бу эш график буенча уздырыла. Шуңа өстәп йорт саен (фатир саен) йөрү акты тутырыла. Әгәр кемгә дә булса социаль ярдәм кирәк икән, безнең белгечләр социаль хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси программа төзүдә ярдәм итәләр. Үзәк белгечләре ялгыз өлкәннәр белән әңгәмә барышында халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алып булу мөмкинлеге, өйдә социаль ярдәм күрсәтүне кабул итү шартлары турында сөйлиләр, хезмәтләр исемлеге белән, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тәкъдим иткән өстәмә хезмәтләр белән дә таныштыралар.

    Шулай ук эшче төркем Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын-профилактика эшләрен уздыралар, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын имин куллану, янгын килеп чыккан очракта үз-үзләрен ничек тоту буенча инструктажлар уздыралар, янгын иминлеге буенча мәгълүмати листовкалар тараталар. 

    Ялгыз өлкәннәр белән мондый эш ел саен уздырыла. Ул бик кирәк һәм мөһим.  Ялгыз өлкәннәр белән очрашулар соңгы яңалыклардан хәбәрдар булу мөмкинлеге бирә, чөнки өлкәннәрнең сәламәтлеге торышы, шулай ук киләчәккә планнары үзгәрергә мөмкин. Очрашулар ялгыз пенсионерлар белән эшкә төзәтмәләр кертергә, үзвакытында аларның проблемаларын чишәргә ярдәм итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: