Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сосновка яңа елны газ белән каршы алды

    Урмандеево авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы эшлекле мохиттә узды.

    Аның эшендә шулай ук район җитәкчелеге белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова да катнашты.

    Авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев 2020 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турындагы хисап доклады белән чыгыш ясады. Эш нәтиҗәләре буенча, узган ел Урмандеево авыл җирлеге башкарма комитеты бюджеты 100 процентка үтәлгән.

    Җирлек территориясенә 6 торак пункт керә, аларда 1420 кеше яши, шул исәптән 284 пенсионер, 18 яшькәчә 220 бала, эшкә яраклы 400гә якын кеше, 50 дән артык студент. Җирлек территориясендә демография хәле мактанырлык түгел: 2020 елда 12 бала дөньяга килгән, 19 кеше үлгән. Элекке елларда бу аерма шактый аз иде. Җирлектә 23 күп балалы гаилә яши.

    Валерий Николаев ассызыклап үткәнчә, авылда эшләргә һәм үсәргә теләүчеләр өчен, барлык юллар да ачык.

    Җирлек территориясендә 318 шәхси ярдәмче хуҗалык, 5 КФХ эшли, алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда 700 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 300 баштан күбрәге савым сыеры. 2020 елда сөт җыючы Петр Иванов халыктан – 7 миллион 406 мең суммага 349 тонна, Валерий Семенов 7 млн. 106 меңнән артык сумага 335 тонна сөт җыйган. Заря поселогыннан фермер Алексей Гуляков 2 млн. 494 мең суммага 115 тонна сөт тапшырган.

    Узган ел үзара салым программасы ярдәмендә күп кенә проблемаларны хәл итүгә ирешкәннәр (гәрчә әлеге маддә буенча акча 86 процент күләмендә җыелса да). Җирлек җитәкчелеге исәпләүләре буенча, акча тулысынча җыелып беткә булса, Савгачта Колхоз урамына яисә Урмандеевода Пролетар урамына вак таш түшәргә җиткән булыр иде. Үзара салым программасында катнашмаган кешеләр, үзләрен яхшы юлдан мәхрүм иткәннәр.

    Республикадан финансланган акча белән бергә исәпләнгән акчага 588 тонна вак таш сатып алганнар, 191 мең сум акча – юлларны ремонтлауга, тагын 100 мең сумы суүткәргечләрне яңартуга, урамнарны яктыртуга – 100 мең сум, кышын юлларны карап тотуга – 50 мең сум, Урмандеево һәм Савгач авыллары зиратлары өчен койма сатып алуга 150 мең сум акча тотылган. Үзара салым программасы ярдәмендә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге күз алдында. Заря һәм Кече Акташ поселокларында яшәүчеләр агымдагы елда 500әр сум акча җыярга һәм бу акчаларны үзләренең торак пунктларын төзекләндерүдә кулланырга карар кылганнар.

    2020 ел ахырында Сосновка авылына газ кертү төгәлләнде. Бу авылның бәхетле кешеләре яңа елны зәңгәр ягулык кулланып каршы алды!

    Утырышта депутатлар корпусының социалькөнкүреш, төзекләндерү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле эшләвен, санитар көннәр, өмәләр үткәрүен билгеләп үттеләр.

    Агымдагы елга Сидул Ерыклыда су үткәргеч челтәрләре төзү, Заря поселогы урамнарына, Урмандеевода Комсомол, Пролетар урамнарына, Савгачта Яр буе һәм Колхоз урамнарына вак таш җәюне дәвам итү, Урмандеевода су белән тәэмин итү объектларына капиталь ремонт ясау, аларны рәсмиләштерү, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрен ремонтлау, Урмандеево-Заря автомобиль юлын хезмәт күрсәтүче оешмага тапшыру, Савгачта ГТСны капиталь ремонтлауны төгәлләү бурычы куелды.

    Быел шулай ук Кече Акташ-Васильевка юлын вак таш салып ремонтлау планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: