Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Солнечный зайчик» призерларны билгеләде

    «Солнечный зайчик» XI Республика балалар иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды.

    Энергияне сак тоту темасын үз эченә алган конкурс балаларда электр энергиясе ресурсларыннан файдалану дисциплинасын тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурс комиссиясенә бөтен республикадан 2384 рәсем, 56 эшләнм, рус һәм татар телләрендә 470 шигырь һәм хикәя җибәрелгән. Жюри номинацияләр буенча иң яхшы эшләрне сайлап алды.

    Сайлап алу вакытында иң эчтәлекле, якты һәм кызыклы эшләргә аерым игътибар бирелде.
    Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучылары – 11 яшьлек Сергей Горбунов һәм 9 яшьлек Милана Васюткина (җитәкчеләре Наталья Горбунова, Галина Белова һәм Елена Посредникова) конкурс призерлары арасына керделәр.

    Оештыручылар белдергәнчә, Татарстанда коронавирус йогышы таралу сәбәпле килеп туган катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы яңа форматта узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар өчен барлык бүләкләр, шул исәптән тамашачылар мәхәббәтенең кызыксындыру призлары, «Татэнергосбыт» АҖ филиалы вәкиле тарафыннан тапшырылачак.
     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: