Аксубаево
  • Рус Тат
  • Солдатларның исемнәрен кайтару

    Ике медальон, табылган унөч сугышчы - Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» эзләнү отряды экспедициясенең нәтиҗәсе.

    Новгород өлкәсенә казу эшләренә егетләр алтау -  ике командир – Анастасия Чернышова һәм Евгений Башкиров җитәкчелегендә  бардылар.Аларга төрле еллардагы Аксубай эзтабарлары – Александр Винокуров, Венера Хуҗәхмәтова, Лиана Шәйхетдинова һәм Павел Петрянкин кушылды. Бу сезонда алар Мясной Бордан ерак булмаган  Мостки  авылы янында  казу эшләре алып бардылар.

    – Лагерь 25 кешегә бүленгән иде, экспедициягә Башкортстаннан да эзтабарлар килде.Эзләнү эше белән «җан атучылар» ны  ел фасылы да, һава торышы да,  ераклык та куркытмый, – дип фикерләре белән уртаклашты Анастасия. Өстәвенә, безне финанс ягыннан  район башлыгы Камил Гилманов һәм яшьләр эшләре бүлеге белән идарә итүче  Радик Канафин да  хуплады.

    Ул эзтабарларның намуслылыгы, казу эшләренең ни дәрәҗәдә авыр һәм ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында бер сүз дә әйтми. Әмма аның сөйләгәндә  күзләре яна, чөнки эзләнү эшләре вакытында  бер-бер артлы 13 солдатның җәсаде табылган, тагын икесенең җәсәде өлешчә табылган һәм Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан аларны ниһаять җиргә тапшырганнар.

    Кем өчендер  бу экспедиция Герой исеменә лаек булган  чираттагы солдатны табу  булды. Аксубай «Ориент» эзләү отряды  алып барган урманда казу эшләре күп мәртәбәләр булган. Монда 1990 еллардан башлап безнең Татарстан эзтабарлары да эшләгән. Казу эшләренең берсендә 2 медальон табыла, шуларның берсе буш, капкачсыз, ә икенчесе яхшы сакланган, эчендә кечкенә генә кәгазь дә бар. Эзтабарлар аны, әлеге кәгазь укылыр дигән өмет белән, экспертизага җибәргән.

    Медальоннардан тыш, шулай ук кул куелган шәхси  әйберләр дә табылды. Шул исәптән шәхси тамгалы 3 солдат кашыгы табылган,  анда сугышчы фамилиясенең бер өлеше  яки  тулысынча язылганнары да бар. Мәсәлән: – «П.А», «Панк», «Бибик».

    – Фаразлар да күп, без Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар банкына мөрәҗәгать иттек. Панк фамилияле 14 кеше таптык, бәлки бу фамилия кыскартып язылгандыр,  бәлки аның тулы фамилиясе Панкратов булгандыр, ә Бибик фамилияле 148 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора, бәлки ул да  Бибиков фамилияледер,- дип фаразлый Анастасия.

    Кашык кешенең шәхси предметы булып торса да, бу сирәк очракта гына һәлак булучының шәхесен ачыкларга  ярдәм итә, чөнки сугышчы  кашыкны күршесенә дә биреп торырга, я булмаса бүләк тә итәргә мөмкин бит. Аксубай эзтабарлары мәктәп музее өчен экспонатлар – немец биноколе, каска, немец компасы алып кайттылар. Алар өчен  иң мөһим эшләрнең берсе  булып  һәлак булган сугышчылар  һәм бүгенгесе көндә исән-сау булган  ветераннар алдындагы бурычны үтәү иде.

    Эзләү эшләре җиңел булмаса да, төп төркемдә унынчы  сыйныф укучылары һәм  тугыз яшьлек Арсений Яковлев иде. Эзтабар традицияләрендә тәрбияләнгән «Ориент» отряды эзтабарлары  үзләренең  беренче командиры Сергей Яковлевны  хәтерләрендә  мәңге саклаячак. Хәзер аның улын Арсенийны да  горур рәвештә эзтабар дип атарга мөмкин, чөнки аңа  язгы экспедиция белән авыр сынаулар үтәргә, төннәрен кыраулар - 7 градус булганда да палаткада кунарга туры килгән иде.

    Анастасия билгеләп үткәнчә, балаларның берсе дә авырып китмәгән, чөнки алар һәркөнне суган һәм сарымсак ашаган, хәтта төнгә аяк  табаннарына сарымсак ышкыганнар (эзтабарлар тарафыннан салкын тиюдән сыналган ысул). Балаларны төрле авырлыклар, котелокларда бергә ашарга пешерүләр, төнге учак янында җырлап утырулар берләштерде.

    Сүз уңаенда, балалар экспедициягә барлык ашамлыкларны Аксубайдан алып киттеләр. Бу үзенә күрә тагын бер сынау бит, чөнки юл озын, рюкзакларның авырлыгыда  30 ар килограммга җитә. Тугыз көн дәвамында экспедициядә 25 кешегә 64 тушенка банкасы, 46  данә икмәк, 20 килограмм сало, 37 таяк колбаса тотылды. Эзләү эшләрен иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам иттеләр.

    Алар бары тик төшке ашка һәм төшке аштан соң бераз ял итү өчен генә туктап торды. Эзтабарлар куркыныч сугышның, Туган ил өчен сугышка баручы егетләрнең тарихын саклаучы  урманның һәр сантиметрын җентекләп тикшерде. Әлеге урманда безнең якташларыбыз һәлак булган  булырга да мөмкин бит.

    Күтәрелгән солдатлар Новгород җирендә җир куенына зур хөрмәт белән күмелгән.Исемнәре ачыкланган сугышчыларның туганнары табылса, алар традиция буенча  тарихи Ватаннарында  күмеләчәк. «Ориент» эзләү отряды  тапкан медальон, һичшиксез, укылыр дип өметләнәләр. Алар шәхсән  солдатларны күмүдә катнашырга әзер.  Билгесез солдат исемен кайтару эзтабарлар өчен иң зур  хезмәтләрнең берсе.

     Ә бүләкләр ... Бүләкләр эзтабарлар арасыннан үз геройларны тапты. «Ориент» эзләү отряды җитәкчесе Анастасия Чернышованы  «Долина экспедициясенә 30 ел» юбилей медале белән, ә китәр алдыннан «Сугышчан туганлык» оешмасы ветераннарының юбилей медале белән бүләкләделәр.

    Фото эзләнү отряды архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: