Солдат исеменә лаек булыгыз
Аксубай районының тагын тугыз егете Россия Кораллы көчләре сафларын тулыландырды.
Шимбә көнне аларны тантаналы марш һәм районның беренче затлары үгет-нәсихәтләре белән озаттылар.
Армиягә китүчеләр арасында – Аксубайдан Эдуард Антонов, Вадим Никитин, Денис Темнохудов, Карасудан Инсаф Гилманов, Урмандееводан Роман Иванов, Иске Ильдеряктән Денис Маркитанов, Юрий Сулейманов, Яңа Ибрайдан Наил Яруллин, ИскеТимошкинодан Сергей Мишин.
– Безнең районнан киткән солдатлар һәрчак лаеклы хезмәт иттеләр, мин үзем дә ике ел хезмәт иттем. Хәзер вакытлы хезмәт срогы кыскартылды, бер ел бик тиз үтеп китәчәк – әмма хезмәт иткән чор сезгә чын ир булырга, мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияләүдә ярдәм итәчәк һәм алдагы тормышыгызда мәңге хәтерегездә калачак, – дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов егетләргә, солдат исеменә лаек булырлык итеп хезмәт итегез, дигән фатихасын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев