Аксубаево
  • Рус Тат
  • Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан терелүчеләр аны йоктыручылардан күбрәк

    Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгән, 41 кеше терелгән.

    Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

    «14 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

    Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (9 кеше) ачыкланган.

    Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (9 кеше), Чаллыда (5 кеше) һәм Яшел Үзән районында (3 кеше) теркәлгән.

    Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4997 очрагы теркәлгән, 3876 кеше (шуларның 41 — узган тәүлектә) терелгән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: