Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән

Иң күп очрак Казанда ачыкланган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 59 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте ведомствоның матбугат хезмәте.

30дан 50 яшьлекләр арасында - 23 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр яшь төркеменә 22 очрак туры килә. Шулай ук 90 яшьтән өлкәнрәк бер татарстанлы авырган.

Иң күп очрак Казанда  — 61 авыру һәм Яшел Үзәндә дүрт кеше ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 14,3 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 11 мең кеше сәламәтләнгән, шуларның 20се — соңгы тәүлек эчендә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев