Аксубаево
  • Рус Тат
  • Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы ачыкланган

    Аксубай районында тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар ачыкланмаган.

    Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 88 яңа очрагы ачыкланган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    «18 кеше хастаханәдә, 70 кеше амбулатор шартларда дәвалана, аларда авыру җиңел яки симптомсыз формада уза», — диде Лилия Галимова.

    Авыру йоктыручылар арасында иң күбе 30-50 яшьлекләр, алар — 37. Икенче урында 50-60 яшьлекләр (17 кеше), өченче урында 18-30 яшьлекләр (12 кеше авырый).

    Узган тәүлектәге кебек үк, авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда, алар — 46 кеше. Шулай ук Чаллыда 13 кеше. Өченче урында Мамадыш районы, анда 6 авыру ачыкланган.

    Нәтиҗәдә, Татарстанда 1586 кеше Covid-19 белән авырый. Стационарларда 347 кеше дәвалана, аларның бишесе ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Барлыгы 340 пациент терелгән, узган тәүлектә 44 кеше дәваланып беткән.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: