Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Соңгы кыңгыраулар яңача узачак

Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча чараларны онлайн форматта үткәрү күздә тотыла.

Быел коронавирус йогышы пандемиясе аркасында Аксубай укучылары өчен дистанцион укулар онлайн форматтагы соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре белән тәмамланачак.

–Коронавирус пандемиясе чорында соңгы кыңгырау үткәрүне максатка юнәлешле дип санамыйбыз. Шуңа күрә Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча әлеге чараларны онлайн форматта үткәрү күздә тотыла, – дип хәбәр итте Аксубай районы мәгариф бүлеге башлыгы Станислав Зайцев.

Сүз уңаеннан, Аксубай районында 9 сыйныфны – 323, 11 сыйныфны 102 укучы тәмамлый. Хәзер укучылар дистанцион рәвештә белеем ала. 1-8 нче сыйныфларда белем алучы укучылар өчен уку елы 23 нче майда тәмамланачак. Өлкән сыйныф укучылары өчен 30 май - соңгы уку көне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев