Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәләтлелек һәм туган телне белү хуплана

Татарстанда республика һәм Россиянең башка төбәкләреннән мәктәп укучылары катнашында «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы популярлык ала бара.

Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә уза торган «Сәләт» лагеренда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. Берничә ел элек катнашучыларны сайлап алу катгый булган булса, (мәҗбүри шартларның берсе – татар телен белү), хәзер исә алай түгел. Элек лагерьга төрле олимпиадаларда, республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, уку алдынгылары килгән булса, хәзер барлык теләүчеләр дә бара ала. Балаларның барысы да таланлы дип санала.

Безнең районның актив укучылары инде «Сәләт»кә беренче генә тапкыр бармыйлар. Һәм алар һәрчак аннан онытылмаслык тәэсирләр алып, белем туплап кайталар. Балалар берничә көн лагерьда булу – ул татар телендә сөйләшү күнекмәләрен яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек булуы белән уртаклаштылар. Алар өчен – ул, максатларга ирешергә өйрәтү, хыялларны тормышка ашыруда ярдәм итү урыны, балаларның анда барасы гына килеп тора.

Аксубай районы укучыларының «Сәләт» яшьләр берләшмәсе үзәге 3 нче мәктәптә урнашкан. Клубны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Моратшина җитәкли. Нәкъ менә ул лагерьның профильле сменасына эләгүчеләрнең исемлеген төзи һәм татар теле мохитенә, яңа белемнәр һәм кызыклы мавыгулар дөньясына ничә көнгә баруны билгели.

– Форумда катнашу балалар өчен зур мөмкинлекләр ача. Алар үзләрен төрле яклап күрсәтә, башка балалар белән тәҗрибә уртаклаша, яңа танышлар белән файдалы элемтәләр урнаштыра алалар, – дип ассызыклады Рушания Моратшина. – Бер сүз белән әйткәндә, «Сәләт» – ул рухи һәм мәдәни үсешкә омтылган, интеллектуаль иҗат белән мавыккан укучыларны берләштерүче үсеш мохите.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев