Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Сәләт Аксубай” клубы ”Сәмрух” республика премиясенә лаек булды

Ел саен үткәрелә торган республика конкурсы сәләтле балалар һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.

Казан шәһәренең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Сәмрух” сәләтле балалар һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган VI Республика премиясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. “Сәләт” республика яшьләр иҗтимагый фонды партнерлары, вожатыйлар, директорлар, остазлар һәм талантлы балалар бүләкләргә лаек булдылар.

Чарада катнашучыларны ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сулейманов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмятов, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сәламләделәр.

Ел саен үткәрелә торган “Сәмрух” премиясе “Сәләт” яшьләр оешмасы тәрбияләнүчеләренең очрашу урыны булып тора. Чарада катнашучылар узган елга йомгак ясыйлар, киләчәккә максатлар куялар. Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча берләшмәнең иң актив әгъзалары ачыклана.

Тимур Сулейманов ассызыклаганча, барлык балалар да төрле. Әмма, аның сүзләренә караганда, барысы да бер дулкында. Аның фикеренчә, “Сәләт” яшьләр потенциалын ачарга, үз-үзләрен күрсәтергә, республика, ил үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

Аксубай районында яшьләр оешмасы клубы район үзәгенең 3 нче мәктәбендә урнашкан. “Сәләт Аксубай”ның рәисе булып – 7 нче сыйныф укучысы Сафар Моратшин тора. Ул – “Ел лидеры” конкурсының махсус номинацияләрендә берничә тапкыр җиңүче булды. Фикердәшләр төркемендә Сафар төрле форумнарда катнаша, районда яшьләр хәрәкәтен үстерә.

Ел саен үткәрелә торган “Ел инициативасы” номинациясендә ул лауреат булды, махсус приз һәм РФ Дәүләт Думасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Безнең район яшьләре тырышлыгы белән “Сәләт Аксубай” клубы “Ел клубы” номинациясендә билгеләп үтелде, ә оешма вәкилләре Талантлар университетыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Валерий Газзаев җитәкчелегендәге милләтләр эшләре комитеты РФдә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Фото: “Сәләт Аксубай” клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев