Аксубаево
  • Рус Тат
  • Слеттан – яңа идеяләр белән

    Лубян урман-техник көллиятендә узган мәктәп урманчылыкларының икенче республика слетында безнең районнан “урман патруле“ командасы да катнашты.

    Аның составында район үзәге мәктәпләре укучылары Анастасия Горбатова, Елена Горбунова, Анастасия Ильина һәм Иске Тимошкино мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Сергей Иванов. Төркемне 2 нче мәктәпнең биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкләде.

    Слетның киңәйтелгән программасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен колачлады. Яшь урманчылар визит карточкасы әзерләделәр, ботаника һәм дендрология, урман эшен алып бару һәм урманчылык, урманнарны яклау һәм саклау, геодезия, урман янгыннарын сүндерү буенча бәйге процедурасын үттеләр.

    Жюри игътибарына шулай ук тикшерү эшләре, табигый материаллардан ясалган кул эшләре тәкъдим ителде. Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре “Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру“ темасына түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Форумнан кайту белән балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар. 

    2018 елда 44 мәктәптән 1200 укучыны берләштергән 50 гә якын мәктәп урманчылыгы эшли.

    – Республика слетында без башка районнардан катнашкан мәктәп урманчыларының күп кенә яңа һәм кызыклы эшләре белән таныштык, – диләр яшь урманчылар.

    –  Аларның күпчелеге яңа урманнарга һәм паркларга нигез салу эшләрендә катнашалар, питомникларда үсентеләр үстерүдә ярдәм итәләр, урманнарны янгыннан саклауда булышалар.

    Бездә дә урманчылык эшендә күп кенә яңа идеяләр пәйда булды. Безнең кайберләребез хәтта урманчы һөнәрен үзләштерү турында да уйлана башлады. Мисалга, Сергей Иванов үз алдына Лубян урман-техник көллиятенә укырга керү максатын куйды.

    Республиканың урман хуҗалыгы министры якташыбыз Равил Кузюров белән очрашу якты тәэсирләр калдырды. Аксубайлылар аның белән истәлеккә фотога төштеләр.

    – Республикада яшь урманчылар хәрәкәте яңартыла. Безнең бүгенге ярдәмчеләребезгә үрнәк алыр кеше бар, – дип фикерләре белән уртаклашты җитәкче-лесничий урынбасары Андрей Ильмухин. – Соңгы елларда районның мәктәп урманчылыклары республикада алдынгы позицияне тоттылар.

    Бу Светлана Еремеева җитәкчелегендәге Чуаш Енорускиносы мәктәбе,  Вячеслав Ипеев җитәкчелегендәге Савгач урта мәктәбе укучылары. Алар урман хуҗалыгы белгечләренә урманнарны яңарту һәм саклауда, табигатьне саклауга юнәлдерелгән һәм иҗади проектларны тормышка ашыруда ярдәм иттеләр.

    Киләчәктә дә мәктәп урманчылыклары эше югары дәрәҗәдә алып барылыр дип ышанабыз,  ә слеттан алган уңай тәэсирләр, яңарышлар безнең катнашучыларга яңа идеяләрне гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк.

    Фото из архива лесничества

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: