Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлекне ... бушка

Күнегүләр, иртә белән йөгерү һәм саф һавада кардио-тренировкалар – Аксубайда бушлай сәламәт тормыш рәвеше марафоны узды.

Аны Казаннан һәм Мәскәүдән кече ватаннарына кунакка кайткан ике актив кыз – Арина Черкасова һәм Елена Климова оештырды. Алар социаль челтәрләр буенча игълан постлары тараттылар һәм барлык теләүчеләрне төркемнәргә җыйдылар.

Кызлар күнегүләр тәҗрибәсен фитнесс-клубларда шөгыльләнеп туплаганнар, ә Арина исә тагынТатарстан һәм Россия йөгерү марафоннарында катнашып та. Елена үз вакытында балалар сәнгать мәктәбенең актив тәрбияләнүчесе иде – сәхнәдә чыгыш ясады, БДИ буенча иң югары балл җыйган укучы буларак, район башлыгы грантына ия булды.

Александр Гуляев исемендәге парк яисә үзәк спорт мәйданы алар өчен һәр көнлек җыелу урыны булып торды, йөгерү алдыннан күнекмәләр монда узды. Марафон программасында – йөгерү генә түгел, шулай ук йога, бию буенча мастер-класс, йөгерү – Аксубайның истәлекле урыннары белән танышу, шул исәптән бирле басулар буйлап узу, чишмәгә кадәр велосипедта сәяхәт итү, спорт челленджлары.

–Маршрут өчен матур урыннарны сайладык, – дип бүлеште Арина. – Бу безгә ни өчен кирәкме? Аксубай яшьләре тормышына төрлелек кертү өчен генә дә түгел. Пандемия шартларында сәламәт яшәү рәвеше – аеруча актуаль.

– Марафонга максималь файдалы күнегүләрне кертергә тырыштык, – дип уртаклашты Елена. – Бу безнең беренче, әмма соңгы марафон булмас дип уйлыйм.

Көн саен күнегүләргә яңа кешеләр кушылды. Кеше күп булмаса да, кушылучылар үкенмәде. Күнегүләрнең файдасы күз алдында.

Күнегүләр һәм йөгерүләр музыка астында – кызлар бу турыда да кайгыртканнар, һәм социаль дистанцияне үтәп узды.

7+

Фото: Людмила Жаренова һәм марафон катнашучылары архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев