Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы ике даруны куллануга рөхсәт бирде

    Әлегә кадәр ике препаратны дә хастаханәләрдә генә кулланырга рөхсәт ителгән.

    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруын амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ясалган ике препаратны кулланырга рөхсәт итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

    «Авифавир» даруы май ахырында теркәлгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы аның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

    Июнь аенда ведомство тагын бер дару — «Арепливир»ны теркәгән. Әлегә кадәр ике препаратны дә хастаханәләрдә генә кулланырга рөхсәт ителгән.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: