Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь сату яшен арттырырга тәкъдим итте

Сәламәтлек саклау министрлыгында «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында»гы законга төзәтмәләр әзерләгәннәр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы градусы югары булган исерткеч эчемлекләрне сату яшен 21 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте, дип яза «Известия» газетасы нәшрият карамагында булган документларга сылтама белән.

Басма мәгълүматлары буенча, Сәламәтлек саклау министрлыгында «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында»гы законга төзәтмәләр әзерләгәннәр. Үзгәрешләр спирт күләме 16,5 проценттан артыграк булган эчемлекләргә кагыла.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта проект «регулятор гильотинасы» буенча эшче төркем бәяләмәсен уза һәм Хөкүмәтнең закон проекты эшчәнлеге комиссиясендә тикшерүгә әзерләнә. Анда проектны Дәүләт Думасына тапшыру турында карар кабул итәчәкләр.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев