Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламәтлек сагында

    Безнең “Бер фотосурәт тарихы” сәхифәсенә педагогия ветераны Аркадий Михайловтан хат килде.

    Анда районның сәламәтлек саклау тармагы үсеше тарихы турында бәян ителгән.

    1861 елга кадәр авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү бөтенләй мөмкин булмаган диярлек.

    Чистайда нибары 30 урынга исәпләнгән өяз хастаханәсе эшләгән. Штатта исә бер өяз табибы, 5 фельдшер һәм 25 чәчәк салучы булган. Алар физик яктан холера, тиф, чәчәк авыруы һәм балалар инфекцияләренә каршы эшне тиешле дәрәҗәдә алып бара алмаганнар. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәл 1864 елдан земство оештырылганнан соң үзгәрә башлый. 1885 елда Чистай өязе өч участокка бүленә.

    Безнең район 93670 кеше яши торган 110 торак пунктны үз эченә алган «Көньяк» участогына кергән. Кәкре Күл авылында 25 койкага исәпләнгән хастаханә урнашкан була. Һәр земство хастаханәсе каршында штатта табиб, акушерка һәм фельдшер була. Һәр участок 5 фельдшер участогына бүленгән була. Һәр фельдшерга 18-20 авылга хезмәт күрсәтү йөкләнә. 1890 елда участоклар саны җидегә кадәр арткан һәм шуның белән бәйле табиблар саны да җидегә арттырыла. Кәкре Күл земство хастаханәсе 1865 елда төзелгән (кайбер документларда – 1856 елда). 1936 елда Аксубайда да агач поликлиника төзелә. Кирпеч бина 1941 елда төзелгән. Стационар табиб Любовь Волкова була. 1 9 6 0 е л д а М юд у ч а с т о к хастаханәсе эшли башлый. Табиб итеп Тимергалиева Әлфия Миңнехан кызы билгеләнә.1967 елдан 2002 елга кадәр хастаханәне СССР сәламәтлек саклау отличнигы, күз табибы Минсафин Вил Гаяз улы җитәкли.Иске Үзи авылында медицина пункты 1932 елда Буденный исемендәге колхозның беренче рәисе Андреев Василий Андреевич йортында ачыла. 1932 елда ул район җир бүлегенә күчерелә. Медпунктның беренче дәвалаучысы – Василий Макаровның бертуган энесе, I Бөтендөнья, аннары Гражданнар сугышында катнашкан, санитар ротада хезмәт иткән Макар Андреев була. 1941 елның җәендә аны Кызыл Армия сафларына алалар.

    Аннары Чистай медицина училищесының ике курсыннан соң фельдшер вазыйфасына Агафья Андреева килә. Бу елларда чәчәк, малярия, трахома авыруларына каршы зур эш башкарыла. Балалар арасында үлем очраклары күпкә кими. 1952 елда амбулаториядә Шәмсениса Сәйфетдинова эшли башлый, аны Шура апа дип йөрткәннәр. Шул ук елны Нина Дмитриеваны санитарка итеп кабул итәләр. 50 нче еллар ахырында, Иске Үзи авылында яңа авыл советы бинасы төзелгәч, мәктәптә урнашкан медпункт авыл советының иске бинасына күчерелә. 60 нчы еллар башында яңа агач хастаханә бинасы төзелә. 1997 ел башында

    Иске Үзи балалар бакчасы ачыла, аның беренче катының уң ягында хастаханә урнаша. С о ң р а к И с к е Ү з и хастаханәсендә фельдшерлар Ф.Мөстәкыймова, Надежда Самаренкина, Зоя Хоркунова эшли. 1974 елның җәендә, ул эштән китү сәбәпле, Яңа Мокшино медпунктыннан Наталия Ильинаны күчерәләр. Биш ел дәвамында фельдшер вазыйфаларын Наталья Сергеевна башкара. 1980 елның апрелендә амбулаториягә фельдшер булып Вера Федотова килә. Аннан соң төрле елларда бу хастаханәдә фельдшерлар булып Нина Артемьева, Вера Тудиярова, Галина Куропаткина, Зинаида Павлова эшли. Трахома авыруыннан дәвалаган шәфкать туташлары Нина Дмитриева, Нина Мокина, Нина Гришина, Елизавета Миронкина, шулай ук санитаркалар Нина Дмитриева, Акулина Никифорова, Ольга Крайнова, Надежда Андреева авыл халкының сәламәтлеген тәэмин итүгә күп көч куйганнар. Балалар үлеме санын киметүгә акушерка Евстолия Убейкина, Лидия Павлова да зур өлеш кертә. 30 ел дәвамында, 1978-2007 елларда акушер булып Наталия Михайлова эшли. Аннан соң бу вазифаны Ольга Яругина алган. Санитаркалар медпункт бинасында чисталык урнаштырып кына калмыйлар. Бина мичкә ягып җылытылганга, с а н и т а р к а ү з е н е ң г а и л ә әгъзалары белән утынны кисә, яра, әрдәнәгә өя торган була. Ә җылыту сезонында мичкә яга. Фельдшерлар һәм акушерлар, беренче медицина ярдәме күрсәтеп, еш кына табиб вазыйфасын башкарганнар. Хәзерге вакытта гомер озынлыгы шактый артты. Статистика мәгълүматлары буенча ул җитмеш яшьтән артык тәшкил итә. Монда безнең медицина хезмәткәрләренең дә өлеше бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: