Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек министрлыгында ташламалы кешеләргә соцпакет яки акчаны сайларга куштылар

Татарстанда 329 меңнән артык федераль ташламага ия кеше яши, шуларның 121 меңе социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган инде.

Социаль пакет һәм акчалата компенсация арасында сайлау өчен федераль ташламага ия кешеләргә ике айдан да кимрәк вакыт кала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә искә төшерделәр.

«1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия кешеләргә мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (соцпакет дип атала) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсация суммасы зур түгел һәм аена 889,66 сум гына тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында аларга «баш тартучылар»дан күп мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләделәр, алар ел дәвамында программага кайтырга тели. Әмма, акчалата компенсация алганлыктан, хәтта зур акчалата чыгымнар таләп итә торган авыру ачыкланганда да законнарда ел дәвамында соцпакетка кире кайтару каралмаган.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә 2020 елда бушлай дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк.

Бүген Татарстанда 329 мең 354 федераль  ташламага ия кеше яши, шуларның 121 меңе социаль пакетны сайлаган.

«Программада калганда, пациентлар, беренче чиратта, үз сәламәтлекләренә акча салалар, бу, шактый акча таләп итә торган яңа авыру ачыкланган очракта, аның ташламалы дару ярдәмен тулы күләмдә алу мөмкинлеге булсын өчен кирәк», — дип аңлаттылар ведомствода.

Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, программа кысаларында дару препаратларына ташламалы рецептлар билгеле бер сумма белән генә чикләнми. Дару белән тәэмин итү төп авыру буенча гына түгел, шулай ук башка авырулар буенча да, шул исәптән симптоматик дәвалау һәм профилактика өчен препаратлар буенча да гамәлгә ашырыла.

Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан бирле үткәрелә. Федераль ташламаларга ия булучылар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм блокадада катнашучылар бар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев